settings icon
share icon
Сорау

Гайсә Мәсих кем ул?

Җавап


Гайсә Мәсих кем ул? “Алла бармы?” дигән сораудан аермалы буларак, бик азлар гына Гайсә Мәсих яшәгәнме дигән сорауны бирә. Гадәттә, Гайсә 2000 еллар чамасы элек Израиль җирендә яшәгән кеше дип кабул ителә. Бәхәс Гайсәнең тулы тиңдәшлеге хакында фикер алышканда башлана. Һәр төп дин Гайсәне пәйгамбәр, яки укытучы, яки тәкъва кеше дип өйрәтә. Эш шунда ки, Инҗил безгә Гайсәнең пәйгамбәр, яхшы укытучы һәм диндар кешедән югарырак булуын күрсәтә.

К.С.Льюис үзенең “Гади христианлык” китабында болай дип яза: “Мин биредә һәркемне кешеләрнең еш кына Аның (Гайсә Мәсих) турында сөйләгән чын мәгънәсендә юләр сүзләрен, ягъни: “Мин Гайсәнең үзен Ходай дип белдерүен түгел, ә бәлки бөек әхлак укытучысы буларак кабул итәм” дигән сүзләрне әйтүдән кисәтергә телим. Без моны һич кенә әйтергә тиеш түгел. Гади адәм баласы булган һәм Гайсә әйткән сүзләрне сөйләгән кеше югары әхлак укытучысы була алмый. Ул йә үзен кабыксыз пешерелгән йомырка дип белдергән кеше белән бер дәрәҗәдә исәр бәндә, йә ул Җәһәннәм Иблисе булыр иде. Сез үзегез сайларга тиеш. Бу зат Ходайның Улымы, әллә исәр кеше яки тагын да начаррак берәр бәндәме... Сез юләр булганы өчен аның авызын томалый, аңа төкерә, яки иблис дип үтерә аласыз; йә сез аның аякларына егылып, Ходай дип таный аласыз. Тик әйдәгез аның кешелекнең бөек укытучысы булуы турындагы үтә һавалы сафсатаны сөйләмик. Ул безгә мондый хокукны бирмәде. Ул моны күздә тотмады”.

Шул рәвешчә, Гайсә кем булган соң? Инҗил Аның хакында нәрсә ди? Беренче нәүбәттә, Иоаннан 10:30да Гайсәнең сүзләренә күз салыйк: “Мин һәм Атам – без бер үк”. Тәүге карашка, бу үзен Алла дип белдергән кебек тә түгел. Тик Аның бу белдерүенә карата яһүдләрнең җавабын карагыз: “Без сиңа ташларны үзеңне, гади адәм баласын, Алла дип белдергәнең өчен ыргытабыз”, (Иоаннан 10:33). Яһүдләр Гайсәнең сүзләрен үзен Ходай дип белдерү буларак кабул итә. Алдагы юлларда да Гайсә яһүдләрне: “Мин үземне Алла дип атамадым”, - дип төзәтми. Бу исә, Гайсәнең “Мин һәм Атам – без бер үк” (Иоаннан 10:30), дип белдерүе аша Үзен Ходай дип әйтүен аңлата. Иоаннан 8:58дә башка бер мисал. Гайсә әйтте: Мин сезгә дөресен әйттем, Авраам туганчы, мин бар идем! Җавап итеп, Гайсәгә ыргыту өчен яһүдләр тагын ташлар белән коралланды (Иоаннан 8:59). Гайсәнең үз тиңдәшлеген “Мин бар идем” дип белдерүе Ходай Тәгаләнең Иске Заветтагы исеменә турыдан-туры ишарә (Исход 3:14). Гайсә алланы түбәнсетә торган сүзләр әйтә, аерым алганда, үзен Ходай Тәгалә дип раслый дип уйламасалар, яһүдләр Гайсәгә ташлар ыргытыр иде микән?

Иоаннан 1:1дә: “Сүз Ходай иде”, диелә. Иоаннан 1:14тә әйтелгәнчә: “Сүз тәнгә әверелде”. Болар Гайсәнең каны-тәне булган Хак Тәгалә булуын аңлата. Укучысы Фома Гайсәгә карата шуны әйтте: “Ходам һәм минем Аллам” (Иоаннан 20:28). Гайсә аның сүзләрен төзәтми. Апостол Павел да Аны “... бөек Хода һәм Коткаручыбыз – Гайсә Мәсих”, ди (Титка 2:13). Апостол Петр да шуны ук белдерә: “...безнең Ходабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә” (2нче Петрдан 1:1). Ходай-Ата да - Гайсәнең тиңдәшлеге шаһиты: “Тик Улы хакында Ул әйтте: “Синең тәхетең, йә Ходам, мәңге дәвам итәчәк, турылыклылыгың синең патшалыгыңның хакимлек таягы булачак”. Иске Завет Гайсәнең үзен Хак Тәгалә икәнлеген игълан итәчәген фаразлый: “Безгә сабый, ир бала бирелде, хакимлек аның җилкәләрендә булачак. Аны Гаҗәеп Киңәшче, Кодрәтле Алла, Мәңгелек Ата, Тынычлык патшасы дип атаячаклар”.

Шулай итеп, Льюис белдергәнчә, Гайсәне яхшы укытучы итеп тану-танымау булырга тиеш түгел. Гайсә, һичшиксез һәм бер бәхәссез, үзен Ходай дип белдерде. Әгәр Ул Ходай түгел, икән, димәк Ул - ялганчы, димәк пәйгамбәр дә, яхшы укытучы да, тәкъва кеше дә түгел. Гайсәнең китүен аңлатырга теләп, замана “галимнәре” Инҗилдә Аңа кагылышлы сүзләрнең күбесен “тарихи шәхес булган чын Гайсә” әйтмәгән, дип белдерә. Гайсә әйткән яки әйтмәгән дип, Ходай Сүзе белән бәхәсләшә алырга кемнәр соң без? Гайсәдән ике мең еллар аерып торган “галим” Аның белән бергә яшәгән, Аның белән бергә хезмәт иткән, Аннан белем алган кешеләрдән зирәгрәк була аламы инде? (Иоаннан 14:26).

Гайсәнең тиңдәшлеге турындагы мәсьәлә нигә болай мөһим соң? Гайсәнең Ходай булу-булмавында нинди аерма соң? Иң әһәмиятле сәбәп шул: әгәр ул Ходай түгел икән, Аның үлеме бөтен кешелекнең гөнаһларын йолырга җитәрлек булмас иде (1нче Иоаннан 2:2). Фәкать Ходай гына шундый мәңгелек җәзаны түли алды (Римлыларга 5:8;2нче Коринфлларга 5:21). Гайсә безнең бурычларны түли арырлык Хак Тәгалә булды. Гайсә вафат китә алу өчен адәм баласы булды. Котылу фәкать Гайсә Мәсихкә ышану аша гына килә! Гайсәнең аллалыгы – Аның бердәнбер котылу юлы булуында. Гайсәнең илаһилыгы Аның: “Мин – Юл, Гаделлек һәм Яшәү. Миннән башка берәү дә Атабыз Хак Тәгаләгә килә алмый” (Иоаннан 14:6), дигән сүзләрендә.

English



Төп биткә кире кайту

Гайсә Мәсих кем ул?
© Copyright Got Questions Ministries