settings icon
share icon
Сорау

Гайсә Мәсих Алламы? Гайсә кайчан да булса үзен Ходай дип белдергәнме?

Җавап


Инҗилдә Гайсә: “Мин – Алла”, дип әйтте дигән юллар юк. Шулай да бу Ул Үзен Ходай, дип игълан итмәде дигәнне аңлатмый әле. Иоаннан 10:30да Гайсәнең сүзләренә күз салыйк: “Мин һәм Атам – без бер үк”. Беренче карашка, бу Аның үзен Ходай Тәгалә дип белдергән кебек тоела. Тик Гайсәнең сүзләренә карата яһүдләрнең ничек җавап бирүен күрегез: “Без сиңа ташларны теге яки бу гамәлләрең өчен түгел, ә Алланы түбәнсеткәнең өчен ыргытабыз, чөнки, син, гади адәм баласы, үзеңне Ходай дип атыйсың” (Иоаннан 10:33). Яһүдләр Гайсәнең сүзләрен үзен Ходай дип игълан итү буларак аңлый. Тик алдагы юлларда Гайсә яһүдләрне “Мин үземне Алла дип атамадым”, дип төзәтми. Бу исә, Гайсәнең, чыннан да, “Мин һәм Атам – без бер үк” (Иоаннан 10:30) дигән сүзләре аша Үзен Ходай дип белдерүен аңлата. Иоаннан 8:58дә башка бер мисал китерелә. Гайсә әйтте: “Мин сезгә дөресен әйтәм, Авраам туганчы, мин бар идем!” Җавап итеп, яһүдләр янә Гайсәгә ыргыту өчен кулларына ташлар ала (Иоаннан 8:59). Гайсә Алланы түбәнсетә торган сүзләр әйтә, аерым алганда, үзен Ходай Тәгалә дип раслый дип уйламасалар, яһүдләр Гайсәгә ташлар ыргытыр иде микән?

Иоаннан 1:1дә: “Сүз Ходай иде”, диелә. Иоаннан 1:14тә әйтелгәнчә: “Сүз тәнгә әверелде”. Болар Гайсәнең тәне булган Ходай булуын аңлата. Гамәлләр 20:28 безгә: “...Үз каны белән түләп алган Ходай чиркәвенең башлыклары булыгыз”, - ди. Чиркәүне Үз каны белән кем түләп алган соң? Гайсә Мәсих. Гамәлләр 20:28дә: Ходай чиркәүне үз каны белән түләп алды. Димәк, Гайсә – Хак Тәгалә!

Укучысы Фома Гайсәгә карата шуны әйтте: “Ходам һәм минем Аллам” (Иоаннан 20:28). Гайсә аның сүзләрен төзәтми. Титка 2:13дә безне Ходабыз һәм Коткаручыбыз – Гайсә Мәсихнең килүен көтәргә рухландыралар (2нче Петрдан 1:1не дә карагыз). Яһүдләргә 1:8дә: Хак Тәгалә Гайсәне таный, “Тик Улы хакында Ул әйтте: “Синең тәхетең, йә Ходам, мәңге дәвам итәчәк, турылыклылыгың синең патшалыгыңның хакимлек таягы булачак”.

Ачышларда, фәрештә Апостол Иоаннга Ходайга гына табынырга куша (Ачышлар 19:10). Берничә мәртәбә Изге китапта Гайсә дә башкаларның үзенә табынуына ирешә (Матфейдан 2:11; 14:33; 28:9,17; Лукадан 24:52; Иоаннан 9:38). Ул беркайчан да адәм балаларын Аңа табынганнары өчен шелтәләми. Гайсә Ходай булмаса, Ул кешеләргә, Ачышлардагы фәрештә кебек, Аңа табынмаска кушар иде. Гайсәнең Хак Тәгалә булуын раслаган юллар һәм өзекләр бик күп.

Гайсәнең Ходай булуын раслаучы иң мөһим сәбәп түбәндәгедән гыйбарәт: әгәр Ул Алла булмаса, Аның үлеме бөтен кешелек гөнаһлары өчен җәза буларак түләргә җитмәс иде (1 Иоаннан 2:2). Фәкать Ходай гына моның кебек бетмәс-төкәнмәс җәза өчен түләргә мөмкин. Бары Ходабыз гына бөтен кешелек гөнаһларын үз өстенә ала (2нче Коринфлыларга), үлә һәм яңадан терелә ала – шул рәвешчә гөнаһ һәм үлемнән Үз өстенлеген исбатлый.

English



Төп биткә кире кайту

Гайсә Мәсих Алламы? Гайсә кайчан да булса үзен Ходай дип белдергәнме?
© Copyright Got Questions Ministries