settings icon
share icon
Сорау

Мин әле генә Гайсә Мәсихкә табына башладым... хәзер ни эшләргә?

Җавап


Котлыйбыз! Сез тормышыгызны үзгәртә торган карар кабул иткәнсез! Бәлки сез: “Хәзер ни эшләргә? Ходай белән сәфәремне ничек башлыйм?” – дигән сораулар белән баш ватасыздыр. Түбәндә китерелгән биш адым сезгә Инҗилдән тиешле юнәлешне күрсәтер. Әгәр сәфәрегез барышында сорауларыгыз туа икән, рәхим итеп https://www.gotquestions.org/Tatar сайтына керегез.

1. Котылу төшенчәсен аңлавыгызга инаныгыз.

1нче Иоаннан 5:13тә әйтелгәнчә: “Мин бу юлларны мәңгелек дөньяга ирешә алуларын аңлап, Ходай Тәгалә Улының исеменә ышанганнар өчен язам”. Ходай безнең котылуның нәрсә икәнен аңлавыбызны тели. Ходай безнең котылуга ирешүебезгә ныклы ышанычыбыз булуын тели. Кыскача гына котылуның төп баскычларын карап узыйк:

(а) Без барыбыз да гөнаһлы. Бөтенебез дә Ходайның ачуын китерә торган гамәлләр кылдык (Римлыларга 3:23).

(б) Гөнаһларыбыз өчен без мәңгегә Ходайдан аерылу белән җәзалануга лаек (Римлыларга 6:23).

(в) Гайсә Мәсих безнең гөнаһларыбызны йолу өчен тәредә үлде (Римлыларга 5:8; Коринфлыларга 5:21). Гайсә без лаек булган җәзаны үз өстенә алып вафат булды. Аның кабат терелүе Гайсә үлеменең безнең гөнаһлар өчен түләргә җитәрлек булуын раслады.

(г) Ходай Тәгалә Гайсәгә, безнең гөнаһларыбыз өчен түләү буларак Аның үлеменә ышанган һәммә кешегә кичерү һәм котылу вәгъдә итә (Иоаннан 3:16; Римлыларга 5:1; Римлыларга 8:1).

Котылу хакындагы юллама менә шундый! Әгәр Коткаручыгыз буларак Гайсәгә ышанасыз икән, димәк сез котылдыгыз дигән сүз! Барлык гөнаһларыгыз кичерелде, һәм Ходай сезне беркайчан да калдырмаска вәгъдә итә (Римлыларга 8:38-39; Матфейдан 28:20). Шуны истә тотыгыз: сезнең котылу Гайсә Мәсих аша гына ышанычлы санала (Иоаннан 10:28-29). Әгәр сез бары Гайсә Мәсихкә Коткаручы буларак табынсагыз, сез мәңгелекне күкләрдә Ходай хозурында уздырачагыгызга ышана аласыз.

2. Инҗилне өйрәтә торган яхшы чиркәү табыгыз.

Чиркәү турында ниндидер бина дип кенә уйламагыз. Чиркәү – ул кешеләр. Гайсә Мәсихкә ышанучыларның берләшеп яшәве бик мөһим. Бу – чиркәүнең төп максатларыннан берсе. Хәзер сез Гайсәгә ышана башлагансыз икән, үзегез яшәгән тирәлектә Инҗилне олылаучы чиркәүне табып, аның башлыгы белән сөйләшү зарур. Аңа үз ышануыгыз турында белдерегез.

Чиркәүнең икенче максаты – Инҗилне өйрәтү. Сез үз тормышыгызда Ходайның боерыкларын ничек үтәргә икәнлеген белә аласыз. Инҗилне аңлау уңышлы һәм көч-кодрәтле христиан тормышы белән яшәүгә ачкыч дигән сүз. 2нче Тимофейдан 3:16-17дә әйтелгәнчә: “Изге китапка Ходайның сулышы өрелде һәм ул, Ходайга табынган адәм баласы һәр яхшы эшкә ныклап әзерләнә алсын өчен, өйрәнү, шелтәләү, төзәлү һәм гаделлеккә төшенү юлында бик файдалы чара”.

Чиркәүнең өченче максаты – бердәмлек. Бердәмлек Хак Тәгаләгә барлык кылган гамәлләре өчен рәхмәт хисләре дигән сүз! Ходай безне коткарды. Ходай безне ярата. Ходай безне яклый. Ходай безне күзәтә һәм дөрес юлга юнәлтә. Без Аңа рәхмәтебезне ничек белдерә алабыз соң? Хак Тәгалә изге, гадел, яратучан, миһербанлы һәм рәхим-шәфкать иясе. Ачышлар 4:11дә: “Үз ихтыярыгыз белән барлык нәрсәләргә җан өрүегез һәм аларның яшәешен тәэмин итүегез өчен, Ходабыз һәм Хак Тәгалә, дан, хөрмәт вә кодрәткә лаексыз” - диелә.

3. Һәр көнне Ходайга табыну өчен аерым вакыт билгеләгез.

Безнең өчен һәркөн билгеле бер вакытны Ходайга табынып үткәрү бик мөһим. Кайберәүләр моны “тынлык вакыты” дип атый. Икенче берәүләр исә, “багышлау”, ди, чөнки без бу вакытта үзебезне Ходайга багышлыйбыз. Берәүләр аерым бер вакытны иртән билгеләсә, башкалар кичне өстен күрә. Сезнең бу вакытны нәрсә дип атавыгыз һәм аның кайчан билгеләвегез мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – Ходай белән вакытыгызны даими үткәрү. Ходай белән уздырган вакыт нәрсәләрдән гыйбарәт соң?

(а) Гыйбадәт. Гыйбадәт Ходай Тәгалә белән сөйләшү дигән сүз. Ходайга үз борчуларыгыз һәм проблемаларыгыз турында сөйләгез. Ходайдан зирәклек һәм дөрес юлны сорагыз. Ходайдан ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерүне сорагыз. Ходайга Аның ничек яратуыгыз һәм сезнең өчен кылган гамәлләре өчен Аны ничек олылавыгызны әйтегез. Гыйбадәт менә шуннан гыйбарәт.

(б) Инҗилне уку. Инҗилне чиркәүдә яки якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнүдән тыш, сезгә аны үзлегегездән дә укырга кирәк булачак. Бәхетле христиан тормышы белән яшәү өчен белергә кирәкле барлык нәрсәләр дә Инҗилдә күрсәтелгән. Анда ни рәвешле дөрес карарлар кабул итү, Ходайның ихтыярын белү, башкаларга хезмәт итү, рухи яктан үсү җәһәтеннән Ходайның киңәшләре бар. Инҗил – безнең өчен Ходабызның сүзе. Инҗил – асылда, ни рәвешчә Аның ризалыгы өчен һәм үзебезне канәгатьләндерерлек итеп яшәргә өйрәтүче дәреслек.

4. Үзегезгә рухи яктан үсәргә булышучы кешеләр белән аралашыгыз.

1нче Коринфлыларга 15:33тә: “Ялгыш юлдан китмәгез: Начар кешеләр белән аралашу начар холык тәрбияли”- диелә. Инҗилдә “начар” кешеләрнең безгә ясый алган йогынтылары турында кисәткән юллар бик күп. Гөнаһлы гамәлләр кылучы кешеләр белән вакыт уздыру безне дә әлеге гамәлләргә җәлеп итәчәк. Безне уратып алган кешеләрнең холкы безгә дә күчәчәк. Шуңа күрә Ходайны яраткан һәм аңа табынган башка кешеләр белән аралашу бик мөһим. Бәлки үзегез йөри торган чиркәүдән, сезгә ярдәм итә аларлык һәм рухландырып торырлык бер-ике дус табыгыз (Яһүдләргә 3:13; 10:24). Дусларыгыздан үзегезнең гыйбадәт вакытын, гамәлләрегезне һәм Ходай белән сәфәрегезне аңлы рәвештә үтәвегезне күзәтүләрен сорагыз. Сез дә алар өчен шуның ук эшли аласызмы, дип кызыксыныгыз. Бу Гайсә Мәсихне Коткаручы дип белмәгән барлык дусларыгыз белән араны өзәргә кирәк дигәнне аңлатмый. Аларның дусты булуыгызны һәм яратуыгызны дәвам итегез. Гади генә итеп аларга Гайсәнең сезнең тормышыгызны үзгәртүен һәм элек башкарырга күнеккән бөтен эшләрне бүтән кыла алмавыгызны аңлатыгыз. Ходай Тәгаләдән Гайсәгә булган ышануыгызны дусларыгыз белән уртаклашу мөмкинлеген сорагыз.

5. Чукындыру йоласын үтәгез.

Күпләр чукындыруны дөрес аңламый. “Чукындыру” сүзе суга чумуны аңлата. Чукындыру – ул Гайсәгә булган ышануыңны һәм аңа иярү бурычын алуыңны игълан итүнең Инҗилдә күрсәтелгән юлы. Суга чумдырылу йоласы Гайсә Мәсих белән бергә күмелүне күрсәтә. Ә судан килеп чыгу исә, Гайсәнең яңадан терелүен аңлата. Чукыну үзеңне Гайсәнең үлеме, Аны күмү һәм яңадан терелүе белән тиңләштерү дигән сүз (Римлыларга 6:3-4).

Чукындыру йоласы гына сезне коткарып кала алмый. Ул сезнең гөнаһларны да юып төшерми. Бу буйсынуга бер адым, котылу хакына фәкать Гайсә Мәсихкә генә табынуыгызны халык алдында игълан итү дигәнне аңлата. Чукынуның әһәмияте зур, чөнки ул буйсынуга бер адым - Гайсәгә булган ышануыңны һәм аңа иярү бурычын алуыңны халык алдында игълан итү. Әгәр сез бу йоланы үтәргә әзер икән, чиркәүдәге атакай белән сөйләшегез.

English



Төп биткә кире кайту

Мин әле генә Гайсә Мәсихкә табына башладым... хәзер ни эшләргә?
© Copyright Got Questions Ministries