settings icon
share icon
Сорау

Мәңгелек дөнья бармы?

Җавап


Инҗил безгә мәңгелек дөньяга илтә торган ачык юлны күрсәтә. Беренче нәүбәттә, без үзебезнең Ходай каршында гөнаһлы булуыбызны танырга тиеш: “Барчабыз да гөнаһ кылды һәм Ходайның шөһрәтенә ирешмәде” (Католикларда 3:23). Без бөтенебез дә Алланың ачуын китерә торган гамәлләр кылдык һәм шул рәвешчә аның җәзасына лаекбыз. Ниһаять, бар гөнаһларыбыз мәңгелек Ходайга каршы килә икән, димәк моның өчен мәңгелек җәза да булырга тиеш. “Гөнаһның нәтиҗәсе – үлем, тик Ходайның бүләге – Гайсә Мәсих аша мәңгелеккә ирешү” (Католикларда 6:23).

Шуңа да карамастан, гөнаһсыз Гайсә Мәсих (1нче Петрдан), Ходай Тәгаләнең мәңгелек Улы (Иоанн 1:1, 14) адәм баласы булды һәм безнең җәзаларыбызны үтәү өчен үзен корбан итте. “Ходай Тәгалә Үзенең безгә булган мәхәббәтен шушы гамәле аша күрсәтә: без һаман гөнаһлы булсак та, Гайсә безнең өчен үлде” (Католикларда 5:8). Гайсә Мәсих тәредә дөнья куйды (Иоанн 19:31-42), без лаек булган җәзаны үз өстенә алды (2нче Коринфлыларга). Өч көннән соң Ул кабат терелде (1нче Коринфлыларга 5:21), гөнаһ һәм үлемнән өстенлеген исбатлады. “Ул, зур шәфкать күрсәтеп, Гайсә Мәсихне үлгәннән соң терелтте һәм безнең өчен яңа яшәеш өметен бирде” (1нче Петрдан 1:3).

Ышану аша без Гайсә Мәсихкә карата булган фикерләребезне үзгәртергә тиеш – кем Ул, коткару хакына нәрсә һәм ни сәбәпле эшләгән (Гамәлләр 3:19). Әгәр без Аңа ышанабыз, Аның тәредә без кылган гөнаһлар өчен үлүен таныйбыз икән, Ходай тарафыннан кичерелеп, күкләрдә мәңгелек дөньяга өмет итә алабыз. “Ходай Тәгалә фани дөньяны шултиклем яратты ки, Ул Үзенең бердәнбер Улын бирде һәм Аңа ышанган һәркемне үлем түгел, ә бәлки мәңгелек дөнья көтә” (Иоанн 3:16). “Әгәр сез: “Гайсә Мәсих - Ходабыз”, дип үз авызларыгыз белән таныйсыз, Ходай Тәгаләнең аны үлгәннән соң терелтүен йөрәкләрегез белән аңлыйсыз икән, сез котылуга ирешәчәксез” (Католикларда 10:9). Фәкать тәредә Гайсә Мәсихнең гамәлләре тәмамланганлыгына инану гына – мәңгелеккә илтүче бердәнбер дөрес юл! “Ходай мәрхәмәте белән сез котылдыгыз, үзегез ышанмасагыз да, бу иман аша кылынды, берәү дә мактана алмасын өчен, ниндидер эшләрегез өчен дә бирелмәде, бу – фәкать Алланың бүләге,” (Ефеслыларга 2:8-9).

Әгәр сез Гайсә Мәсихне үз Коткаручыгыз буларак кабул итәргә телисез икән, түбәндә дога үрнәге китерелә. Тик шуны онытмагыз: әлеге яки башка доганы укып кына сез котылып кала алмыйсыз. Бу фәкать сезне гөнаһтан коткара алган Гайсәгә ышану дигәнне аңлата. Әлеге дога - сезнең Аллага табынуыгыз һәм үзегезгә котылу вәгъдә иткәне өчен Аңа рәхмәт белдерүегез. “Ходаем, мин үземнең Синең каршыңда гөнаһлы һәм җәзага лаек булуымны таныйм. Тик Гайсә Мәсих миңа тиешле җәзаны үз өстенә алды, мин дә Аңа ышану аша ярлыкауга өмет итә алам. Котылуым хакына Сиңа ышанам. Синең гаҗәеп мәрхәмәтең һәм кичерүең – мәңгелек дөнья вәгъдә иткән бүләгең өчен рәхмәтемне җиткерәм! Амин!”

Сезнен Христос якынаюыгыз мондагы мәгълүмәтне укыганнансоң барлыкка килдеме? Шулай булса «Мин христианлыкны кабул итәм» дигән кнопкага басыгыз.

English



Төп биткә кире кайту

Мәңгелек дөнья бармы?
© Copyright Got Questions Ministries