Ходай бармы? Ходай бар икәннең дәлиле бармы?



Сорау: Ходай бармы? Ходай бар икәннең дәлиле бармы?

Җавап:
Ходай бармы? Бу моназарага шул хәтле зур игътибар бирелүе гаҗәеп. Соңгы тикшерүләр буенча, бүгенге көнгә дөньядагы 90% тан артык кеше Тәңренең яки башка куәтле көчнең барлыгына ышаналар. Шулай да, Тәңрегә ышанган кешеләр Тәңренең барлыгын исбат итү өчен җаваплы булып чыгалар. Киресенчә булса, дөресрәк булыр иде, мөгаен.

Әмма, Ходайның бар яки юк икәнен исбат итү мөмкин түгел. Тәүрат Ходай бар икәнлегенә ышанырга куша, «ышанычсыз Ходайга ошап булмый, Ходай янына килүче зат Аны бар дип испәпләргә тиеш, һәм саф күңел белән Аны эзләгән кешегә Ходай тиешлесен бирә» (Яһүдләр 11:6) . Тәңре теләсә бөтен дөньяга ачылып бар икәнен исбат итә алыр иде. Әмма бу очракта, ышанычта бүтән бернинди таләп булмас иде. "Шунда аңа әйтте Гайсә «Син мине күргәч ышандың, күрмичә ышанганнар имин. (Иоанн 20:29).

Ләкин бу Ходай барлыгының дәлилләре юк дигән сүз түгел. Тәүраттә язылган: «Күк йөзе Ходайның бөеклеген белдерә, күк йөзе Аның куллары белән ясалган. Көннәр буе алар хәбәр итәләр, төннәр буе алар белгәннәрен сөйлиләр. Аларның тавышын ишетмәгән телләр юк. Аларның тавышы бөтен җирне чолгап ала, сүзләре дөньяның һәр чигенә барып җитә». (Псалом 19:1-4). Йолдызларга карау, галәмнең чиксезлеген аңлау, табигатьнең могҗизаларын күзәтү, шәфәкънең матурлыгын күрү – бу күренешләр яратучы Ходайны билгелиләр. Бу җитеп бетмәсә, Ходайның дәлиле үзебезнең йөрәкләребезә бар. Екклезиастта 3:11 язылган “…, Ул кешеләрнең йөрәкләрендә мәңгелекне тудырды…», эчебездә нәрсәдер бар, ул белә, бу гомердән тыш һәм бу дөньядан тыш кемдер бар. Бу белемне фикеребез кире кага ала, әмма Ходай эчебездә яши һәм безнең аша ачыла. Моңа карамастан, Тәүрат алдан ук әйтеп куя: кайбер кешеләр Ходайның барлыгые һаман да кире кагырлар, «юләр йөрәгендә Ходай юк» дип сөйли» (Псалом 14:1). Дөнья тарихының һәр мәдәниятендә, һәр цивилизациясендә,һәр континентта 98%-тан артык кеше Ходай барлыгына ышанган, бу ышанычны нәрсәдер тудырырга тиеш.

Тәүрат дәлилләренә өстәмә булып, Тәңре барлыгын раслаучы логик дәлилләр бар. Беренчедән, онтологик дәлил. Онтологик дәлилнең иң танылган формасында Тәңре бар икәнен исбат итәр өчен Тәңре төшенчәсе кулланыла. Бу дәлил Тәңре төшенчәсе белән башлана, төшенчә буенча Тәңредән бөек бернәрсә дә уйга килә алмый. Әгәр дә барлык юклыктан артык булса, дөньядагы иң бөек зат, әлбәттә, булырга тиеш. Ходай булмаса, Ул дөньядагы иң бөек зат була алмый иде, бу очракта ул үзенең төшенчәсенә каршы килер иде. Икенчедән, телеологик дәлил. Телеологик дәлил буенча, галәм шул хәтле акыллы эшләнгән булгач, аны нинди булса да илаһи төзуче ясаган булырга тиеш. Мәсәлән, җир бер йөз километрга гына кояшка карата якын яки ерак булса, аның йөзендә тормыш мөмкин түгел иде. Безнең атмосферадагы элементлар аз гына бүтән булса да, җирдәге һәрбер тере зат үләр иде. Бер аксым молекуласы башкалардан 10243-тән 1 тапкыр гына аерыла (10 белән 243 нольлар). Бер күзәнәктә миллионнар санында аксым молекулалары очырый.

Өченче логик дәлил – космологик дәлил дип атала. Бу дәлил буенча, доньядагы һәр нәрсәгә сәбәп булырга тиеш. Галәм дә, аның эчендәге бөтен нәрсә дә, нәтиҗә булып килә. Бөтен нәрсәне бар иткән сәбәп булырга тиеш. Ниһаять, дөньяда, бөтен нәрсәгә сәбәп булган, үзе сәбәпсез нәрсә булырга тиеш. Бу сәбәпсез зат – Ходай.

Дүртенче дәлил мораль дәлил дип атала. Тарихтагы һәрбер мәдәният төрле кануннарга ия булды. Һәрбер кешедә дөреслек һәм дөрессезлек хисе бар. Үтерү, ялган, караклык һәм әхлаксызлык бөтен җирдә хурлана. Ходайдан килмәсә, кайдан килгән бу дөреслек хисе?

Ләкин, бу хискә карамастан, Тәүрат буенча, кешеләр ачык һәм бәхәссез белемне кире кагып ялганга ышанырлар. Католикларда 1:25 язылган: “Алар Ходай дөреслеген ялганга алыштырдылар, һәм Яратучы алдында баш имичә, ул тудырган әйберләр алдыда баш игәннәр. Амин”. Тәүратта, шулай ук, язылган: Ходайга ышанмаган кешегә аклау юк, “Дөнья барлыкка килгән вакыттан ук Ходайның күзгә күренмәс сыйфатлары, аның мәңгелек куәте һәм илаһи табигате ачык күренгән һәм аңлаешлы иде, шуңа күрә кешегә аклау юк”. (Католиклар 1:20).

Кешеләр әйтүенчә, аларнын Ходайга ышанмавы, бу «фәнни түгел» һәм «дәлил юк» фикерләреннән килә. Ләкин чын сәбәбе шул – Ходайның барлыгын таныгач, кеше шул ук вакытта Ходай алдында җаваплылыгын аңларга, һәм Ходай алдыннан гафу үтенү хаҗәтен аңларга тиеш була. (Католикларда 3:23, 6:23). Әгәр дә Ходай бар икән, без гамәлләребез өчен аның алдында җаваплы. Ходай булмаса, без, гамәлләребезне хөкем иткән Ходай турында борчылмыйча, теләгәнне эшләргә мөмкин. Шуңа күрә, җәмгыятебездә күп кешеләр эволюция фикеренә шул хәтле нык ябышалар – кешегә Ходайга ышанычтан башка альтернатива бирелә. Ходай бар, ахыр чиктә, аның бар икәнен һәрбер кеше белә. Чыннан да, аның юк икәнен расларга шул хәтле нык омтылулар аның бар икәненә ачык дәлил булып чыга.

Ходай барлыгы турында соңгы дәлилне ачыкларга рөхсәт итегез. Аның бар икәнен без ничек беләбез? Христиан диндәге кешеләр буларак, Ходай белән көн саен сөйләшеп, аның бар икәнен беләбез. Без аның тавышын ачык ишетмибез, ләкин без аның бар икәнен, аның безне алып баруын сизәбез, аның мәхаббәтен беләбез, аның шәфкатенә өмет баглыйбыз. Тормышыбызда очраган әйберләр Ходайдан башка бернинди аңлатма таба алмый. Ходай шул хәтле гаҗәп рәвештә безне коткарып, тормышларыбызны үзгәрткән, без аның барлыгын Кире кага алмыйбыз, һәм аның барлыгына дан җырлыйбыз. Бу дәлилләрнең берсе дә бу ачык хакыйкатьне танымаган кешене ышандыра алмый. Ходайның барлыгы ышаныч аша гына кабул ителә ала.(Яһүдләр 11:6). Ходайга ышану - караңгыга сукыр сикерү түгел, киресенчә, бу 90% кеше яшәгән якты бүлмәгә куркынычсыз адым.



Төп биткә кире кайту



Ходай бармы? Ходай бар икәннең дәлиле бармы?